Спектакль очень понравилься, да... Как дорога мама понимаешь только, когда ее теряешь, особенно в маленьком возрасте и еще она сама молодая уходит из жизни. В любом возрасте мама нужна, берегите своих матерей, любите, цените и говорите при жизни побольше ласковых слов, ведь они дали нам жизнь!!!
@ЗульфираШамсутдинова-н1е Жыл бұрын
Сафия апа очень душевно сыграла роль матери, напомнившую мою маму. Очень жизненно и правдоподобно. Спасибо за такой спектакль❤
@СофияКаримова-ф2с Жыл бұрын
Узбэк халкы энисен ялгыз калдырмый.
@yusufziyacetin Жыл бұрын
Turkiden selam olsun 🇹🇷
@amigomarat Жыл бұрын
Әниләр исән чакта без бәхетле, әниләр барында без үзебез бала, без иминлектә, бә хет бишегендә. Ләкин гамьсез бала моны кечкенә чакта аңламый. Вакыт узгач, еллар җилкәләргә тормыш тәҗрибәсе булып яткач, үзең әти, дәү әти булып үз балаларың турында борчыла башлагач, "Җәннәт әниләрнең аяклары астында" дигән гыйбарәнең төбендә нинди тирән мәгънә яшерелгәненә төшенәсең. Әнинең никадәр сабыр, эшчән, түземле, олы җанлы һәм киң күңелле булуын вакыт узган саен тагын да яхшырак аңлыйм. Әни - әни инде ул, һәр сабый өчен иң кадерле җан. Ул бакый дөньяга күчкәч тә, аны сагынмый, мөмкин түгел. Дүрт бала үстек. Өч малай, бер кыз. Барыбызны тигез күреп, тәртипле, акыллы булып үсүебез өчен җан атып тордылар. Әни таң белән уянып, малын да карый иде, йорт-хуҗалык эшләренә дә җитешә иде. Әти, җаваплы эштә эшләгәнгә күрә, кояш чыкканчы чыгып китеп, соң гына кайта иде. Бар хуҗалык, бала-чага, кайнананы карашу, керләр юу, аш-су әзерләү, бакча эшләре аның өстенә кала иде. Сабырлык белән, йөзеннән елмаюын төшермичә барысына өлгергән, һәр беребезгә вакыт табып, әни җылысын өләшкән. Әни үзе дә ишле гаиләдә туып үсә. Алты бала булалар. Кызлардан иң олысы булганга, сеңелләрен, энеләрен карау да анын җилкәсенә төшә. Тормышлар авыр була ул чорда, шуңа күрә, ачысын да, төчесен дә күрергэ туры килә аларга. Авыл кешеләре белән урманга агач кисергә җибәргәннәре, андагы эшчелэр арасында иң яше булганы турында да еш искә ала торган иде әнкәй. Бәхетебезгә күз тигәндәй, гаиләбезгә зур кайгы, зур сынау да килгән. Олы абыебыз Сирень абый кышын чана шуганда күлдә боз астына киткән hәм батып үлгән. Коткарырга ташланган туганыбыз бары Илдар абыемны чыгара алган. Сирень абый 9 яшьлек бер гөнаһсыз бала килеш бакыйлыкка күчкән. Ана йөрәге ничекләр генә түзгәндер бу ачы ярага. Үз балаңны югалту кадәр авыр башка кайгы бармы икән ата-ана өчен. Җан әрнүен безгә сиздермәсә дә, ана йөрәге гомер буе әрнегәндер... Өчебезне дә аякка бастырып, олы тормыш юлына төпле белемле итеп, чыгарып җибәргәннәре өчен әти-әниебезгә рәхмәтлебез... Әни беркайчан да гайбәт сөйләмәде, балаларының гаилә тормышына кысылып араларын бозмады, гомер буе динне бик хөрмәт итте, дини йолаларны саклады, күрше-күләннәргә, туган-тумачага ачык йөз күрсәтте, сый-хөрмәт белән каршы алды, гомер буе хезмэт сөючән, тырыш булды. Бу сыйфатлары безнең өчен бүген дә үрнәк булып тора.