Рет қаралды 802
Баймактагы протестларда катнашкан башкорт җырчысы Айгиз Ишмурзин 8,5 ел колониягә хөкем ителде. Ул - Илнар Асылгужин һәм Рафил Үтәбаев кебек - үзенә каршы шаһәдәт бирүдән баш тартты; Асылгужин белән Үтәбаев та 8,5 елга иректән мәхрүм ителде.
Ә менә полициягә үзе теләп килгән Фәнгиз Шәрифгалиевка 5,5 ел бирделәр. Азатлык Радиосы Баймак протестларыннан соң тоткарланган кешеләрнең язмышын күзәтеп бара. Узган елның гыйнварында булган хәлләрдән соң 80нән артык кеше тоткарланды, кайберәүләре инде хөкем ителде - ә күбесе әле мәхкәмә карарын көтә. Араларында хатын-кызлар да бар...
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqra...
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
#Баймак #башкорттар #татарча
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.