Рет қаралды 55,297
- Апаем, миңа шушы читекләрне төреп бир, зинһар, - диде ул, ашыга- кабалана костюм кесәсенә тыгылып. Әйтерсең, акчасын шушы минутта эзләп алмаса, әле кул белән тотып карарга да өлгермәгән читекләр күз алдыннан эреп юкка чыгарга җыена.
- Абый, алар сатылмый бит! - Кызыкай, тип-тигез тешләрен балкытып, авызын ерды. - Болар бит күргәзмәгә куелган, сатуга түгел!
Аяк астындагы идән шуышып киткәндәй булды. Нургаян, нәүмизләнеп калган, ярдәм өмет иткән сабый шикелле, як-ягына каранды.
- Үскәнем, ни бәя дисәң дә алам, бик кирәк иде. Хатыныма вәгъдәм бар. Эзләп-эзләп таба алганым юк иде, менә бит, сездә бар икән!
- Абый, бу бит биючегә дип тегелгән. Урамда киеп йөри торган түгел! - Кыз, аны үртәгәндәй, елмаюын белде.
- Минем Зәйтүнәнең биегәнен күрсәң! Клубта бөтен бәйрәмне ул гына бизи, үскәнем! Бәясен әйт тә, алып китим...