Рет қаралды 2,518
Хезмәттәшәбез Алсу Кормашева турында мәгълүмат Нью-Йоркның Times Square мәйданында да чыкты. Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәтендә эшләүче журналист Алсу Кормаш 18 октябрьдән бирле - Казанда сак астында. Аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Хокук яклаучылар Алсуны сәяси тоткын дип таныды, БМО, Европа берлеге, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар аны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
Алсуның ире, "Настоящее время" телеканалы мөдире Павел Буторин да хатынын иреккә җибәрүне таләп итә: "Путин күптән түгел Русиядә тулы канлы репрессияләр кабатланырга тиеш түгел диде. Кирилл атакай русияләр хәзер "чынлап та азат илдә яши" диде. Шул ук вакытта төрле саннарга караганда, меңләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Алсуны азат итегез һәм балалары янына җибәрегез. Соңрак әзрәк гафу үтенергә туры килер", дип язды Буторин.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqra...
#shorts #TimesSquare #freeAlsu
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.