Рет қаралды 1,171
Вәгъдә иткәнне 3 ел көтәтләр диләр, әлеге көй үз шигырен 3 ел көтте. Бер ел фасылында да кипми, бетми, туктамый торган бердән-бер табигать күренеше БОЛЫТ белән КЕШЕЛЕК тарихын, язмышын, чагыштырасы килә иде. Милләтебез шигърияткә бай, бик көчле, мәгънәле. Үземә рухи якын булган берничә көчле шәхескә көйне тәкъдим иттем, күп кенә шигырьләр язылды аларның мәгънәсе күңелдә хисләр тудырып- инде яңа көйләр туды. Юкка гына Илһам Шакиров Факил Сафинның иҗатын бөек Тукай иҗатына охшатмаган күрәсең. Көйне тәңгәл тоеп шигырьне көчле мәгънәле, шул ук вакытта халыкчан гади итеп язганы өчен Факил Сафинга зур рәхмәт. Иҗатым сезгә рухи көч бирер, файдалы булыр дигән теләктә сезнең тәэсирне коментарияләрдә көтеп калам!!!
Агыла болыт агыла,
Дөнья куа бәндәсен,
Вакыт юк бит диип- әй ашкына,
Узып чаба шәүләсен.
Куш:
Агыла болыт агыла,
Кая гына ашкына.
Нәрсә белән килеп җитәрбез,
Гомернең азагына.
Ага болыт тама тамчы,
Ташны тишә тамчылап.
Бәхет таптым диеп көткәндә,
Тормыш кыйный камчылап.
Ага болыт тама тамчы,
Өмет безне яшәтә.
Дөнья серен аңламассың
Ничә гомер яшәп тә.