Рет қаралды 3,413
Баймак протестларыннан соң тоткарланган тагын бер ирнең хатыны Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Бу юлы ул - Мөнир Исәнгилдинның тормыш иптәше Раушания. Иремне нахакка эзәрлеклиләр, ди ул. Хәзер Раушания бер үзе ике нәни бала белән декретта утыра. Ире Мөнир - гаиләне тәэмин итүче бердәнбер кеше. Ә ул 17 июньгә кадәр тоткарланган. Балалар әтисез генә түгел, акчасыз да калган. (Мөнир икешәр айга вахтага китеп акча эшли.)
Исегезгә төшерәбез: моңарчы Путинга Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова да видео аша мөрәҗәгать иткән иде. "Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тоткарланган.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqra...
#Баймак #Баймакскоедело #Башкортостан
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.