Рет қаралды 6,494
#татарскиепесни #татары #татарскаямузыка #мәхәббәт#татарстан #татары #популярные #татарскаякультура #татарскийязык #любовь #жизнь #сагыну #раставание
Оскар Усманов көе
Роберт Миңнуллин сүзләре
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман 6да
Нәрсәдер көтә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Бәгырьне өтә икән.
Сөюеңне кем көтәр соң?
Түземе җитәр микән?
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Ялкыны бетә икән.
Ашыга-ашыга безне
Кайларга илтә икән?
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
• Популярные татарские п...
• Shorts
• Часто используемые тат...