Рет қаралды 2,070
Сул кул белән кабып ашаган ризыкта нигъмәт бармы? Чиркәү коесыннан тутырылган суны эчәргә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Төньяк Көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин бирә.
00:57 Чиркәү коесыннан тутырылган суны эчәргә ярыймы? Ә чиркәү рухание чукындырган суны, ягъни святая вода?
07:48 Берьюлы урыс хуҗасы өендә пешкән ризык белән сыйлады. Бу өчпочмак иде. Үзебезнең ризык та булгач, рәхмәт әйтеп ашый башладым. Өчпочмакның яртысына җиткәндә генә, "Нинди иттән пешердегез? Сыер итеме?" дип сорап куйдым. Ни дисәң дә, мөселман бәндәсе түгел бит, ярамаган ит кушуы да бар. Шулай булды да. Урыс хуҗасы: "Сыер ите һәм бераз дуңгыз да бар" дип җавап бирде. Мин туктап калдым. Ул: "Бездә хуҗа ризыкны тәкъдим итсә, кунакның баш тартырга хакы юк дип әйтәләр", - диде. Хафаланыбрак кына өчпочмакны ашап бетердем. Алдан сорамыйча хәрам ризык ашавыма борчылып куйдым. Гаеп минем үземдәме?
19:23 Сул кул белән кабып ашаган ризыкта нигъмәт бармы?
23:53 Мөселман кешесенә артист булып эшләргә ярыймы?
32:12 Танышым "Һәр кеше өчен дөреслек үзенеке" дип әйтә, ә мин аның белән килешмим, чөнки Җирдә дөреслек һәм хаклык берәү генә дип уйлыйм. Кем хаклы соң? Бу дөньяда дөреслек бармы?
ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
huzurtv...
Телеграм каналларга кушылыгыз t.me/huzurmedia
t.me/huzurtv_t...
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.