Ак каеннар арасына, ак каеннар янына кереп киттең син, йөгереп, әй кагына-кагына. Сылу сының, ак күлмәгең, син аклыкка күмелдең. Күзләремә син үзең дә каен булып күрендең. Кайсы каен да, кайсы син - аералмый тик торам. Ялгыш каенны тотканмын - мин аны син дип торам. Каеннар белән шаярып, озаклап уйнадыгыз. Ахрысы, мине \"Бөтенләй күрми\", - дип уйладыгыз. Сылу сының, ак күлмәгең, син аклыкка күмелдең. Күзләремә син үзең дә каен булып күрендең. Кайсы каен да, кайсы син - аералмый тик торам. Ялгыш каенны тотканмын - мин аны син дип торам.