Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне узды

  Рет қаралды 39

Кайбыч таннары Кайбицкие зори

Кайбыч таннары Кайбицкие зори

3 ай бұрын

Бәйрәм уңаеннан “Имәнлек” ял паркында барлык мәктәпләрдән килгән балалар, укучылар, аларның остазлары катнашында Сабантуй үткәрелде. Төрле уеннар, җыр-биюләр, бүләкләүләр белән бергә үрелеп барган бәйрәм быел да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ул РФ Президенты игълан иткән Гаилә елы уңаеннан «Гаилә өчен зур яллар» проекты кысаларында үтте.
Яшь дусларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул балаларга бәхет-шатлыклар, җәйге каникулларының күңелле узуын теләде, бердәм дәүләт имтиханнарының да уңышлы узачагына ышанычын белдерде. Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңгән укучылар һәм аларның укытучыларын бүләкләде. “Авыл денс” халык балалар бию коллективына, Бәрлебашы мәктәбенең “Яшь экологлар” отрядына йөрүче укучыларга, “Без бергә” фестивале җиңүчеләре һәм аларның педагогларына бүләкләр тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, укучыларны бәйрәм белән котлап, аеруча зур уңышларга ирешүчеләрне тәбрикләде. Җәмәгатьчелек тәртибен саклаудагы югары уңышлары өчен Олы Кайбыч мәктәбенең “Форпост”отряды мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатына һәм акчалата сертификатка лаек булды. Бу мәктәпнең физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге хоккейчылар командасына да шундый ук бүләк тапшырылды. Әлеге мәктәпнең байрак йөртүчеләренә, яшь армиячеләренә, Олы Подберезьедагы яшь армиячеләргә акчалата сертификатлар бирелде. Иске Тәрбит мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы да юллардагы иминлекне профилактикалаудагы яхшы эшчәнлекләре өчен бүләкләнде. Гаилә елы уңаеннан актив әти-әниләрне, Олы Кайбыч мәктәбенең ата-аналар комитетын да сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.
Гаилә эстафеталары, викториналар үткәрелде. Аттракционнар, төрле уен мәйданчыклары тирәсеннән балалары өзелмәде, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сатучылар да балалар арасында аеруча популяр булган уенчыклар, тәм-том белән сәүдә итте.

Пікірлер
Остановили аттракцион из-за дочки!
00:42
Victoria Portfolio
Рет қаралды 3,6 МЛН
Nastya and balloon challenge
00:23
Nastya
Рет қаралды 64 МЛН
Amazing Parenting Hacks! 👶✨ #ParentingTips #LifeHacks
00:18
Snack Chat
Рет қаралды 22 МЛН
Офицер, я всё объясню
01:00
История одного вокалиста
Рет қаралды 2,8 МЛН
Самые Опасные Дороги в Мире, По Которым Вы Не Захотите Проехать
31:29
Акатуй 2024
2:18
den240781
Рет қаралды 133
Олы Кайбычта яшәүче Сания Җиһаншинага 90 яшь тулды
3:48
Кайбыч таннары Кайбицкие зори
Рет қаралды 105
Первый день школы Катя vs Макс
19:37
Miss Katy
Рет қаралды 1,9 МЛН
Кушкүл авылы янындагы матур аланлыктагы Сабантуй быел да гөрләп узды
11:35
Ages 1-18 Compete in GYMNASTICS Tournament
30:12
Rebecca Zamolo
Рет қаралды 10 МЛН
Резидә Хөсәинова Пар Алмагач
4:41
Rezida Khusainova Тамле булсын
Рет қаралды 36 М.
Тузга язган әңгәмә: Фагиля Шакирова
36:26
Остановили аттракцион из-за дочки!
00:42
Victoria Portfolio
Рет қаралды 3,6 МЛН