Рет қаралды 38
Район мәдәният йортында үткәрелгән «Без бер гаилә булып яшибез” дип исемләгән чара фойеда оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды.
Олы Тәрбиттән Надежда һәм Сергей Галкиннар, Кече Мәмедән Нина Дунаева, аның кызы һәм оныгы Людмила һәм Эвелина Старшовалар, Бәрлебашыннан Өметбаевлар, Ульянководан Кириловларның күргәзмәдә урын алган кул эшләре район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинда да зур кызыксыну уятты.
Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтүенчә, бу гаиләләр сәхнә осталары да икән әле. Моның шулай булуына концерт барышында үзебез дә инандык. Дүртесе дә тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте. Әлеге гаиләләр Россиядә Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән «Гаиләләрнең иҗади йолдызлыгы» дип исемләнгән район фестивалендә катнашкан. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга истәлекле бүләк һәм фестиваль кубогын тапшырды.
Экранда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган видеороликны караганда һәрбер тамашачы горурлык хисләре кичергәндер, мөгаен. Туган җир барыбызга да кадерле, якын шул. Федоровскоедан Константин Гущин, Имәнле Бортастан Земфира Насыйбуллина, Кече Мәмедән Александр Отпушниковларның чыгышлары да ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган иде. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина фортепианода уйнаган көй астында алар шигырь сөйләде.
Сәхнәгә милли киемнәрен кигән татар, рус, керәшеннәребез дә чыкты. Һәрберсе берәр куплет җыр бүләк итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу дуслыкның Кайбычның зур байлыгы булуын, аның барыбыз өчен дә кадерле икәнлеген әйтте. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлады.
- Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеге чорлар һәм тарихи вакыйгалар аша сыналган. Туганлык һәм дуслык хисләре буыннан буынга тапшырыла. Без бары тик бергә булганда гына үз йортыбызны, Ватаныбызны саклап, илебезнең иминлеген тәэмин итеп, аның киләчәген якты һәм матур итә алабыз. Гел шулай бердәм булыйк, хөрмәтле дуслар! - диде алып баручылар - мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева һәм Федоровское мәктәбе директоры Константин Гущин.
Концертның башыннан ахырына кадәр әнә шул бердәмлеккә, халыклар дуслыгына дан җырладылар. «Авыл денс» халык бию коллективы, Ульянковоның «Рябинушка» фольклор ансамбле, Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов, Иске Чәчкабтан Гөлназ Хуҗина, «Чүти мишәрләре» фольклор коллективы, Олы Тәрбиттән Инна Драндрова, «Земляки» төркеменең чыгышларын да тамашачылар алкышларга күмде.