Рет қаралды 5,865
Бакыр чишмә
Нур Даутов көе
Әсхәр Кәшфуллин сүзләре
Ярсуларым үтә, татлы сагыш өтә,
Килсәм Бакыр чишмә буена.
Тәүге гашыйк чаклар, аерды бит ятлар,
Яшьлек ярым, гел син уемда.
Өзеләдер үзәк, ничек түзмәк кирәк
Күрми китү Бакыр чишмәне?
Суын эчәм ятып, тәмкәйләрен татып,
Яшьлегемме, әллә төшемме?
Кайда яшьлек ярым, син беләсең барын -
Бакыр чишмәм, әйтче, бәгърем?
Икәү генә калып, кулны-кулга салып,
Тыңлар идек тургай җырларын.
Мы в Контакте: karatattv
Мы в Одноклассниках: ok.ru/group/54...
Если Вам нравится наш проект - поддержите нас vk.cc/7ZKC66
Народные татарские песни караоке плюс на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!