Рет қаралды 562
#8мартбелэнкотлау#поздравлениес8марта#татарчакойлэр#гармундауйнау#mingazovazgam
Мой канал на Дзен- dzen.ru/id/62e...
Для тех, кто хочет выразить благодарность за мой труд:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Мәдинәм, гөлкәем. Татар халык жыры.
Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе суларга акты.
Мәдинәм, гөлкәем,
Берсе суларга акты, бәгырькәем.
Икебезне ике якка
Тормыш дулкыны какты.
Мәдинәм, гөлкәем,
Тормыш дулкыны какты, бәгырькәем.
Синең хакта серләремне
Сөйлим таң җилләренә.
Мәдинәм, гөлкәем,
Сөйлим таң җилләренә, бәгырькәем.
Мин сагынып хатлар язам,
Синең исеңдә дә юк.
Мәдинәм, гөлкәем,
Синең исеңдә дә юк, бәгырькәем.