Рет қаралды 48,779
Новая песня «Югалды» которую мы исполнили вместе с MC Zali уже доступна на всех музыкальных площадках! 😍
band.link/yugaldy
Заказать выступление: +79196224802, Дамир
--------------
Текст песни:
Югалды, таралды
Яңгыр булып яуды
Безне урап алган
Ялгызлык болыты.
Наз белән яз килде
Йөрәктә эреде
Тоткында тоткан бозлар
Безнең хисләрне.
Яңадан яралар
Ямалган ямауга.
Язлар дәшә мине
Атларга тик алга.
Тик синең каршыга,
Тик синең яныңа.
Язгандыр язмышлар
Безгә пар булырга.
Таң нурлары шакый
Уята йокымнан.
Эретә йөрәкне,
Җылыта салкыннан
Күңелдә кыл булып
Яңгырый өметләр
Яңа көй уйныйлар
Йөрәгемдә хисләр
Синең карашыңда күрәм уйңай җавап
Мин сине яратам - син дә мине ярат
Без икәү тиң парлар - без икәү тиң йөрәк
Бер-беребезгә без һава сыман кирәк
Күзләреңнән күзләремне ала алмыйм
Сөюдән үземә үзем урын тапмыйм
Көне-төне көтәм, мин сине көтәм
Төшләремдә тик сине күрәм
Югалды, таралды
Яңгыр булып яуды
Безне урап алган
Ялгызлык болыты
Наз белән яз килде
Йөрәктә эреде
Тоткында тоткан бозлар
Безнең хисләрне
Син язмыш бүләге
Алтыным, хәзинәм
Тоям сине иркәм
Җаным, тәнем белән
Сиңа күпер үрәм
Киртәләр җимерәм
Бар булган җылымны
Сиңа бүләк итәм
Иң көчле тойгылар -
Синең хакта уйлар
Качкын сыман күптән
Югалды йокылар
Тормышым мәгънәсе
Күңелем көзгесе -
Хәзер тик син генә
Син генә бергенәм!
Синең карашыңда күрәм уйңай җавап
Мин сине яратам - син дә мине ярат
Без икәү тиң парлар - без икәү тиң йөрәк
Бер-беребезгә без һава сыман кирәк
Күзләреңнән күзләремне ала алмыйм
Сөюдән үземә үзем урын тапмыйм
Көне-төне көтәм, мин сине көтәм
Төшләремдә тик сине күрәм
------------
Instagram: / leyna_ka
Tik-Tok: / leyna.ka19
VK: leyna_ka