Рет қаралды 1,381
▶️Салават абый Пермь өлкәсендәге Сабантуйда: "Яңгыр нәрсәгә яуганын белдем!"😀
📍Пермь өлкәсе Барда районы Үдик авылында узган милли бәйрәмдә халык артисты Салават Фәтхетдинов та чыгыш ясаган. Җыелганнарны хәтта көлдереп тә алган.
💬Мин бер әйбер белдем бит әле: ни өчен яңгыр яуды дисәгез, әйтеп бирәм. Гает көнне иң беренче итеп керәшен Вадим Захаровны чыгармаска иде! Бисмилла әйтеп башларга булган аны!
😉Вадим үз-үзенә үпкәләп кайтып та китте ахрысы инде, - ди җырчы.
💬Юк, кайтмады. Аны пока чукындырып тотабыз, - дип шаяра алып баручы Айрат Ильясов. - Ну, Салават абый, курыккан идек. Сез җырлаганда яңгыр явып торса, Ринат Рәхмәтуллинны "Тукта, яңгыр" җыры белән чыгармакчы идек.
💬Ринатны чыгардылар инде! 6 айдан! - ди, Салават абый, Ринат Рәхмәтуллинның күптән түгел генә төрмәдән чыгуына ишарәләп.