Рет қаралды 445
Мобилизациягә эләккән ирләрнең хатыннары һәм әниләре Мәскәүдә протест акциясенә чыкты - алар Русия саклану министрлыгы бинасы янында җыелды. Бу хатын-кызлар туганнарын өйгә кайтаруны, яңа министр Андрей Белоусов белән очрашуны таләп итә. Кайбер хатын-кызлар каршылык чарасына балаларын да алып килгән иде. Полиция хезмәткәрләре һәм автозак килгәч, хатын-кызлар тезләренә баса башлады.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, шул ук елның сентябрендә Путин илдә мобилизация игълан итте. Татарстаннан бу сугышта инде - кимендә 1869, ә Башкортстаннан кимендә 2167 ир-ат һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак та була ала - РФ хакимиятләре үлемнәрнең чын санын яшерә, сугышны "сугыш" дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип йөртергә куша.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqradiosi
#shorts #мобилизация #татарча
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.