Рет қаралды 747
"АКСУ" СТУДИЯСЕ ТӘКЪДИМ ИТӘ
"Татарстан яшьләре"
Татарстан республикасының III татар эстрада җыр фестивале
=====================================================
1998 елдан бирле Казанда "Татарстан яшьләре" фестивале уздырыла. Фестивальнең максаты, исеменнән үк аңлашылгача, татар эстрадасын таныту, яшь җырчыларга зур сәхнәгә юл ачу.
Фестивальнең мактанырлык уңышлары да бар - Лилия Муллагалиева, Руслан Баhадур, Гөлия Мөхәммәтгалиева, "Хомай" төркеме, Руфинә Гыйләҗева, Айдар Шакиров нәкъ менә шушы фестиваль аша зур сәхнәгә юл ярдылар. hәр фестивальгә йөздән артык яшь башкаручы катнашырга теләк белдерә. Республика фестивале булуга карамастан, фестивальдә катнашырга теләүчеләрнең географиясе - Омскидан Мәскәүгә, Әстерханнан Сыктывкарга кадәр hәм, шулай ук, Берләшкән Дәүләтләр бердәмлегеннән (СНГ) дә катнашучыфлар аз түгел.
Фестивальне оештурычылар: продюсер Җәүдәт Гыйльманов, Татарстанның яшьләр эшләре hәм спорт министрлыгы, "Курай" радиосы, "Татарстан яшьләре" газетасы hәм "Аксу" студиясе. Фестивальне оештыру hәм уздыруда зур ярдәм күрсәтүчеләр "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте, "Идел" яшьләр үзәге ГУП ПИК "Идель-Пресс". Фестивальнең даими спонсорлары "Май" монтажлау-төзелеш фирмасы (ген. директор Гайнетуллин Ильдус Алинович), "Вариант" телекомпаниясе (ген. директор Матвеев Владимир Геннадьевич) hәм ДТРК "Татарстан".
Оештыру комитеты hәм "Аксу" студиясе ярдәмендә Руфинә Гыйләҗева, Гөлия Мөхәммәтгалиева, Рәмис Фәттахов, Гүзәл Кашапованың аерым аудио альбомнары да дөнья күрде. Шулай ук, фестивальдә катнашучылар "Аксу" студиясе чыгарган "Яңа җырлар - җырчылар" исемле күп җыелма альбомнарга да керде.
Нәкъ менә шушы фестиваль Гала концертын үз алган "Татарстан яшьләре-2002" аудио яки видеокассетасы бүген сезгә бүләк булып барып иреште. Рәхим итеп тыңлагыз, яңа йолдызлар Сезне үз нурлары белән сөендерсен.
Ⓒ Р. Сарваров, Ж. Гильманов 2002
&
Ⓟ "АКСУ" & "Диалог-Мьюзик" 2002