Удмуртиянең Кистем авылы халкы Казанга килгән. Нәрсә белән шаккаттырдылар?

  Рет қаралды 2,906

Фагиля Шакирова

Фагиля Шакирова

4 ай бұрын

Удмуртиянең Кистем авылына 1678 елда нигез салынган, 1629 елда китапларда бу авыл турында язмалар булган. «1678 елда халык санын алганда Кистем җире белән князь Касыйм бабай хуҗа була. Ул чыгышы белән Арчадан. Алар Арчадан чыгып китеп, Киров өлкәсе Нократ авылына нигез салган, аннары хәзерге Кистем авылы якларына килгәннәр. Без Нократ татарлары дип саналабыз. Чупче елгасы янында торгач, үзебезне Чупче татарлары дип әйтәбез», - диде Светлана Касыймова.
«Сөйләм теле Казан татарларыныкыннан аерыла. Авылыбыз зур булган. Бүгенге көндә авылда 840 кеше яши, XX гасырда өч меңгә якын кеше яшәгән. Җир җитмәгән, ике катлы өйләр төзегәннәр. Октябрь инкыйлабы булгач, ике катлы йортларны сүтеп, Балезинога илтеп төзегәннәр, диләр. Безнең авылда сәүдәгәрләр яшәгән, алар төрле җиргә ярминкәләргә йөргән. Мәкәрҗә, Казан ярминкәләренә йөргәннәр. «Син кая барасың? - Лавкага чыгамын», - дигән сүз әле дә бар», - диде ансамбль җитәкчесе.
Кистем авылы халкы кунакларны үзләрендә пешерелә торган ризыклар белән сыйлады. «Кабарчы - мичтә пешерелә. Ул татар кызының итәге кебек кабарып тора, дип әйтәбез. Коймак һәм колак коймак алып килдек. Кош телен безгә колак коймак дип әйтәләр, баланлы ипи һәм эремчекле ипи пешердек. Пирогны «ипи» дип әйтәбез», - дип аңлатып китте ул.

Пікірлер: 11
@user-id9nu4wd5w
@user-id9nu4wd5w 4 ай бұрын
Рэхмэт лэр Яусын видео очен, бик матур горур Миллэтебез очен❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤
@user-id9nu4wd5w
@user-id9nu4wd5w 4 ай бұрын
Туган тел ул Аллахтан❤❤❤❤❤❤❤
@raisaiakupova5866
@raisaiakupova5866 4 ай бұрын
Кистем кешелэре шундый матурлар ,унганнар, жырлауларын эйтэсе дэ юк. Исэн сау , бэхетле булыгыз. Тагын килегез.
@user-yj3xm9nk4m
@user-yj3xm9nk4m 4 ай бұрын
Машшалах всем ,очень красивая песня , душевная народная , крепкого здоровья и благополучия в жизни,ив работе.
@user-mt8gk8qd5v
@user-mt8gk8qd5v 4 ай бұрын
Авылдашларым горурланам сезнен белэн,молодцы,нинди сандугачлар Яши безнен авылда,безнен авылнын гореф гадэтлэрен саклап торучы коллектив,ижади унышлар, исэнлек саулык озын гомер бэхет телим сезгэ,просто молодцы
@user-pp7zl1ix7g
@user-pp7zl1ix7g 4 ай бұрын
Рәхмәт зур сезгә❤
@user-ow3uy8vx7e
@user-ow3uy8vx7e 4 ай бұрын
С такой теплотой смотрела этот сюжет, очень душевно женщины пели знаменитую татарскую песню, а уж музыканты просто покорили- приятное звучание инструментов и красивые нац.костюмы, замечательная вечеринка
@user-pp7zl1ix7g
@user-pp7zl1ix7g 4 ай бұрын
Рәхмәт зур❤
@user-pp7zl1ix7g
@user-pp7zl1ix7g 4 ай бұрын
Кистем авылы турында тагын бер видео - киләсе тапшыруда
@user-yj3xm9nk4m
@user-yj3xm9nk4m 4 ай бұрын
Кто вам такое сказал , это тюркский народ .
@TheLovisa80
@TheLovisa80 4 ай бұрын
Татары это оказывается цыгане
Surprise Gifts #couplegoals
00:21
Jay & Sharon
Рет қаралды 31 МЛН
КИРПИЧ ОБ ГОЛОВУ #shorts
00:24
Паша Осадчий
Рет қаралды 6 МЛН
Buy Feastables, Win Unlimited Money
00:51
MrBeast 2
Рет қаралды 91 МЛН
ИлСаф: "Шул кайгы белән яшәргә өйрәндем"
3:52
ТНВ Татарча
Рет қаралды 33 М.
Сергач Мишэрлэре такмаклары
3:28
Рифат Асхадуллин
Рет қаралды 69 М.
Күзгә күз карашып - Нурия Ирсаева
58:01
Зифа Нагаева
Рет қаралды 30 М.