Рет қаралды 1,925
Төрле сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Әл-Мәрҗәни" мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов бирә.
00:59 Бабай әтигә йорт төзү өчен билгеле бер сумма биргән иде. Без аларны кире кайтарырга тәкъдим иткәч, бабай кире кайтарырга ашыкмаска кушты. Өйне төзегәннән соң сөйләшербез диде. Ләкин бабай үлде һәм без хәзер нәрсә эшләргә һәм бурычны ничек түләргә белмибез. Бу очракта нишләргә?
13:05 Бурычка акча бирдем, ләкин бурычны алган кеше моны онытты. Мин аның искә төшерүен теләмим дә, шуңа әйтмим. Әйтсәм, һичшиксез түли. Шулай гына калдырсам, бурыч алган кеше өстендә түләнмәгән бурычны өчен гөнаһ каламы?
17:26 Кеше элек динсез, азартлы уенчы булса, ләкин аннары дингә басса, аның дингә басканчыга кадәрге банк алдындагы бурычлары гөнаһ булудан туктыймы? Исламга килгән кешенең аңа кадәрге гөнаһлары гафу ителә диләр бит.
23:14 Былтыр мин Казанның бер мәчетенә Җомга намазына йөрдем. Мин анда шундый сәер хәл күрдем: мәчетнең зур залындагы алдагы (беренче рәттәге 7-8 урында, бәлки күбрәктер дә) кәгазь битләре ята һәм ул кәгазьләргә "Извините, занято" дип язылган. Шул урыннарга, минем аңлавымча, ниндидер статусы, дәрәҗәле, бай кешеләр кереп утырдылар, ә алданрак килгән гади кешеләр намазны ишек төбендә - керү юлында кысылып укырга мәҗбүр булдылар. Миңа бик кызык булды бу. Бу Аллаһы Тәгалә каршында бертигез, ә нигә кайсыдыр бер мәчеттә кешеләрне сортларга аеру бар?
ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
huzurtv...
Телеграм каналларга кушылыгыз t.me/huzurmedia
t.me/huzurtv_t...
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.