Рет қаралды 1,859
Көн саен Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата 34 хөкем карары чыгара. Бу - "Медиазона" басмасы санап хисаплаган сан. Март аенда гына да 700 карар чыгарылган. Associated Press журналистлары Русия гаскәрен ташлап киткән офицер һәм солдатлар белән сөйләшкән. Бу ирләр Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышта катнашырга теләмичә илдән качып киткән һәм хәзер Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Русиядә аларның һәрберсен 10 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Ирләрнең берсе - Казаннан офицер Фәрхәд Җиһаншин.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqradiosi
#сугыш #мобилизация #татарча
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.