Рет қаралды 49,528
Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды.
2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште. Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды. Киев бу хакта берни дәшми. Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген - шушы сугышның 769нчы көне.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqradiosi
#дроны #Татарстан #татарча
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.