Рет қаралды 114,741
Гашыйк булдым ахры...
Майруза Насырова сүзләре
Оксана Ильюп көе
1)Колагымда назлы сүзең, (Am G Am)
Күз алдымда нурлы йөзең, (Am G C)
Ике йолдыз ике күзең - (Dm G)
Гашыйк булдым ахры үзем... (C F)
Гашыйк булдым ахры үзем... (Dm E Am)
2)Карашыңнан карлар эри,
Гөрләвекләр җырың көйли,
Сандугач та гашыйк сиңа -
Талларына серен сөйли...
Талларына серен сөйли...
3)Күзләреңдә кояш көлә,
Эзләреңдә чишмә тибә,
Юлларыңа гөлләр сибә -
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
4) Көлүеңә көн уяна,
Моңнарыңа кош куана,
Сөю - шәраб, мин - дивана -
йокымнан көлеп уянам,
Син - бәхетем, дип юанам,
Гашыйк булдым ахры сиңа...